ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстанда көчле җил һәм 26 градуска кадәр җылы булачак

0

Бүген, 16 сентябрьдә, Татарстанда аномаль җылы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә алмашынучан болытлы һава, сизелерлек явым-төшем көтелми.

Төньяк-көнчыгыш һәм көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә. Көндез, Казанны да кертеп, кайбер урыннарда җилнең тизлеге 14 метрга кадәр көчәячәк.

Төнге +5..+13 градустан соң, көндезге сәгатьләрдә төбәк территориясендә һава 21-26 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында +24..+26 градуска кадәр).