ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Менделеевск районы Татар Тәкәшендә мәчет төзелә

0

Менделеевск районы Татар Тәкәше авылында мәчет төзелеше бара. Яз көне генә нигез салынган Аллаһы йортының инде диварлары күтәрелгән түбәсе ябылган. Төзелеш авыл халкы һәм хәйриячеләр ярдәме белән бара. Авылда мәчет тарихы һәм яңа төзелеш турында «Менделеевск яңалыклары» Флүрә ханым Тимеркәева сөйләгән.

«Бу җәйдә авылыбызда без дә мәчет төзергә уйладык. Якындагы татар авылларының барысында да мәчет бар. Бабайларыбыз вакытында бездә дә булган бит ул мәчет.

«Мин инде өлкән яшьтә булгач хәтерлим. Без башлангыч мәктәптә укыганда аның манарасы юк иде. Ул клуб вазифасын үтәде. Анда җыелышлар була иде. Без беренче концертларыбызны шул клубта үткәрә идек. Аннан соң колхозыбыз Сәйтәк белән кушылды. Безнең элекеге мәчетебезне сүтеп Сәйтәккә алып китеп, терлекчеләр йорты — ферма өе ясадылар. Без Сәйтәктә укыганда салкын көннәрдә шунда кереп җылынып чыга идек», – дип сөйләде ул.

Авыл халкы булдырып чыгарбызмы дип тә уйлаган. Авыл кечкенә, эшче куллар да аз бит.

Авылыбыз кешеләре бик актив һәм ярдәмчел булып чыкты. Шимбә якшәмбе көннәрендә шәһәрдән яшьрәк кешеләр дә кайтып өмәләр оештырабыз. Хатын-кызлар бар осталыкларын туплап аш-су әзерли, пироглар пешереп алып килә, Мәчет тирәсе бәйрәм төсен ала, изге эштә һәркем үз өлешен кертергә тырыша. Мәчетебез төзелә, инде түбәсен ябасы бар. Мәчеткә бөтен авыл халкы булышты. Читтә яшәүче балалар, балаларның балалары да мәчеткә акча җибәрде. Мәчеткә ярдәм иткән һәрбарчасына аллаһының рәхмәте яусын. Сәләмәт һәм шат яшәсеннәр» — дигән ул хатында.