Лаеш районыннан махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрделәр
Лаеш районыннан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәмне җибәрделәр.
Бу юлы йөккә FPV дроннары, компьютер, радиостанция, Starlink иярчен элемтәсе системалары, рабица челтәре, генератор, бензин пычкысы, шуруповерт һәм башка төзелеш материаллары, маскировкалау челтәрләре, балык һәм туган йорттан күчтәнәчләр кергән. Барлыгы ике фура, алар шул исәптән Лисичанск һәм Рубежноега да ярдәм җибәрелгән.
«Бу гуманитар ярдәм — безнең уртак җиңүебез. Без алгы сызыкта хәрбиләргә ярдәм итүнең мөһимлеген аңлыйбыз. Аларга җибәрелгән һәр әйбер туган йортның җылысын алып килә. Без алга таба да саклаучыларыбызга актив ярдәм итәчәкбез», — дип билгеләп үтте Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов.
Ул Лаеш районының «Үзебезнекеләргә ярдәм» хәйрия фондына, предприятиеләргә һәм район халкына гуманитар ярдәм формалаштыруда һәм төяүдә катнашкан өчен рәхмәт белдерде.
2 сентябрьдән Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә.
Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.
Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8(843)221-44-52. Шулай ук 8(800)222-59-00 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.