ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Сәламәтлек саклау министрлыгы: Россиядә 40 миллионга якын кеше симерүдән интегә

0

Россиядә якынча 40 млн кеше, яки илнең барлык халкының дүрттән бер өлеше симерүдән интегә. Бу хакта Төньяк Осетиягә сәфәре вакытында Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко хәбәр итте.

Министр искәрткәнчә, артык авырлыктан интегүче кешеләр төрле авырулар, шул исәптән икенче типтагы шикәр диабеты, артериаль гипертония һәм башка бик күп авырулар үсешенә дучар була.

«Профилактика иң яхшысы һәм иң кулай нәрсә булып тора. Табиблар моңа игътибар бирергә тиеш», - дип аның сүзләрен китерә ТАСС.

Медик студентлар белән очрашуда ул профилактиканың сәламәтлек саклауда иң бәяләнмәгән юнәлеш булуын ассызыклады. Шул ук вакытта аның үсеше бик күп җитди чирләргә каршы көрәштә ярдәм итә.

Росстат билгеләп үткәнчә, ел башына булган мәгүлүматлар буенча Россиядә 146 миллионнан артык кеше яшәгән.