ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Мәскәүнең Мемориаль мәчете каршындагы «Әл-Фатиха» мәдрәсәсендә укулар башлана

0

8 сентябрьдә Мәскәү шәһәренең Поклонная тавында Мемориаль мәчет каршындагы «Әл-Фатиха» мәдрәсәсе дини белем алырга теләүчеләргә үз ишекләрен ачты. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Очрашуда 2024-2025 уку елы башлануы билгеләп үтелде. Кунакларны мәдрәсәнең белем бирү программасы белән таныштыру чарасына кызыксынучылар, булачак студентлар һәм аларның әти-әниләре килде. Чара гадәттәгечә «Әл-Фатиха» мәдрәсәсе директоры Рамил Фәтхуллин чыгышы белән башланып китте.

«Әл-Фатиха» мәдрәсәсендә гакыйдә (дин), фикһ (ислам нигезләре), әхлак, пәйгамбәрләр тарихы һәм сира, хәдис гыйлеме, гарәп теле һәм грамматикасы, Коръән уку, тәҗвид һәм тәфсир укыталар. Ел саен мәктәп студентлары һәм өлкәннәр төркеме арасында олимпиада үткәрелә. Дини белем бирүдән тыш, берничә ел инде мәдрәсәдә өстәмә дәресләр: «Яшь журналист» факультативы һәм татар телен өйрәнү буенча «Татар теле» курслары алып барыла.

Укулар ял көннәрендә ике сменада: 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр һәм 15.00 сәгатьтән 19.05 сәгатькә кадәр уза.

Төркемнәр түбәндәге яшь категорияләре буенча төзелгән: 6-8 яшь – әзерлек төркеме, 8-13 яшь – мәктәп төркеме, 14 яшьтән өлкәнрәкләр (чикләүләрсез) – өлкәннәр төркеме. Төркемнәр 10нан алып 30га кадәр кешедән тора. Балалар өчен әзер төшке ашлар оештырыла.

Мәдрәсәдә уку вакыты 4 ел. Уку тәмамлангач, мәдрәсәне тәмамлау турында документ бирелә. Дәресләр 14-15 сентябрьдә мәдрәсә директоры раслаган расписание буенча башлана, диелә хәбәрдә.