Татарстанда ял көннәрендә һава +26 градуска кадәр җылыначак
Шимбә көнне, 14 сентябрьдә, Татарстанда явым-төшем күзәтелми. ТР Гидрометеорология үзәге фаразына караганда, республикада көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнчыгышка таба исә торган җилнең тизлеге секундына 3-8 метр булыр дип көтелә.
Көндез температура +21..+26 градуска кадәр җылыначак.
Якынча мәгълүматларга караганда, якшәмбе, 15 сентябрьдә, республикада көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез температура +21..+26 градуска кадәр күтәреләчәк.