ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024

Әгерҗе районы Ямурза авылында Бәрәңге бәйрәме үткәрделәр

0

Көзге уңыш җыеп алынгач, Әгерҗе районы Ямурза авылының актив хатын-кызлары ел саен Бәрәңге бәйрәменә җыела. «Күңелле итеп җәйне озатабыз, көзне каршылыйбыз», диләр алар. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» яза.

Бу бәйрәмне берничә ел рәттән укытучы Ләйсирә Закированың капка төбендә оештырганнар. Аннан мәктәп тирәсендә уздырганнар. Менә икенче ел инде авыл апаларын Әлфия Тулбаева үз ишегалдына дәшә. Кунаклар килүенә ул үзенең «фирменный» ризыгын пешерде.

«Бәрәңге бәйрәме булгач, ул бәрәңге булырга тиеш», дип елмаеп эшкә кереште.

Табында бәрәңгедән әзерләнгән нинди генә ризыклар юк иде! Һәр хуҗабикә тәмле һәм үзенчәлекле камыр ризыгы белән килгән. Бәйрәмне алып барган клуб мөдире Чулпан Хикмәтуллина бәрәңге тәкәсенең эчлегенә әнис салсаң, үзгә тәмле була, диде. Аның әнисе – гомере буе китапханәдә эшләгән Илзия апа Әхмәтшина шәңгә бәрәңгесенә күп итеп ак май салырга кирәк, дип ризыкны тәмле итүнең серен ачты.

Әнә шулай, табын артында сыйланып, Чулпан ханым әзерләгән табышмакларга җаваплар табып, хатирәләр яңартып бик күңелле утырдылар алар. Аннан татар көйләренә биеделәр, рәхәтләнеп элекке җырларны башкардылар.