ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Кайбыч районы Борындык авылында хәрби белән хушлаштылар

0

Бүген Кайбыч районы Борындык авылында Эдуард Йосыф улы Фәизовны соңгы юлга озаттылар. Ул махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Мингазиз Сөнгатуллин яза.

Авыл уртасындагы һәйкәл янында үткән матәм митингында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Татарстан җир һәм мөлкәт министры Азат Кадыйров, Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Наил Җантимеров, авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов, авыл халкы катнашты.

Альберт Рәхмәтуллин, Азат Кадыйров батыр якташыбыз Эдуард Фәизовның әтисе, гаиләсе, туганнарының авыр кайгысын уртаклашты, аларга төрле яклап ярдәм итәчәкләрен белдерделәр.

Борындык авылына Эдуард Фәизов дүрт ел элек хатыны Марина белән кайтып төпләнгән. Ул агымдагы елның 8 июлендә контракт буенча махсус хәрби операциягә киткән, 22 июльдә хәбәрсез югалган.

Эдуард Фәизов, һәлак булганнан соң, «Батырлык» ордены белән бүләкләнгән. Ордены әтисенә тапшырылды. Батырларча һәлак булган солдатны соңгы юлга озатырга Казан шәһәренең хәрби училищесыннан мактаулы каравыл да кайткан иде. Ул Борындак авылы зиратында җирләнде.

Фото: https://kaibicy.ru/