ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстанда шикәр чөгендереннән мул уңыш җыярга җыеналар

0

Татарстан басуларында чөгендер үсүен дәвам итә. Августта инде чөгендер тамыры уртача 386,3 грамм авырлыкта булган. Бу хакта «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова белдерде, Аның сүзләрен «Республика Татарстан» газетасы китерә.

Спикер әйтүенчә, иң уңдырышлы кырларТәтеш районында («Колос»агрофирмасы). Анда тамыр азыкның уртача авырлыгы - 700 грамм. Гомумән алганда, быел республикада гектардан 670 центнерга якын чөгендер җыеп алу планлаштырыла.

Яхшы уңышның сәбәбе - августта җылы һәм яңгырлы һава торышы булу. Хөсәенова аңлатканча, чөгендер дым ярата торган культураларга карый, шуңа күрә нәкъ менә һава шартлары сәбәпле соңгы җәйге айда ул актив рәвештә масса җыя башлаган.

Алай гына да түгел, җитештерүчеләр быел чөгендер бик татлы булыр дип өметләнәләр. Сүз уңаеннан, иң баллы шикәр чөгендере шул ук Тәтеш районында үскән.

13 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда барлык мәйданның 15,2 процентында уңыш җыеп алганнар, аннан 374 мең тоннага якын чөгендер алынган. Татарстан буенча уртача уңыш гектардан 440 центнердан артып китә - бу бик югары күрсәткеч.