Казанда «Безнең ишегалды Геройлары!» стенд-күргәзмәсе ачылды
Казанда махсус хәрби операциядә катнашучылар портретлары белән «Безнең ишегалды Геройлары!» гомумреспублика проектының беренче күргәзмәсе ачылды. Экспозиция Татарстан Республикасында туган Россия Геройларына багышланган. Фотолар Декабристлар урамындагы Фестиваль бульварында урнаштырылган.
Күргәзмәдә Татарстаннан 12 Россия Герое портреты тәкъдим ителгән. Һәр портрет янында ватанны саклаучы турында мәгълүмат бирелгән.
Фото: © «Татар-информ»
Хәзер Татарстанда «Безнең ишегалды Геройлары!» акциясе уза. Биредә янәшәдә яшәүче батыр сугышчылар турында сөйләнә.
- 2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләр 2 млн сумга кадәр акча алырга мөмкин.