ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Санкт-Петербургта «Мәүлид ән-Нәби» бәйрәмендә кече хаҗга юллама уйнаталар

0

Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте шәһәр халкы һәм кунакларын Мөхәммәд пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) туган ай Рабигыль-әүвәл аена багышланган «Мәүлид ән-Нәби 2024» чарасына чакыра. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Программада:

  • дин галимнәре чыгышлары;
  • хөрмәтле Коръәнне уку;
  • танылган башкаручылардан нәшидләр;
  • театраль куелыш;
  • бүләкләр белән викторина;
  • төп бүләк – кече хаҗга юллама уйнату

Мәүлидне Дагыстан Республикасы мөфтияте белән берлектә Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте «Дагыстан» мәдәни-агарту үзәге ярдәме белән оештыра.

Чара 22 сентябрь, якшәмбе «Санкт-Петербург» кунакханә комплексы концертлар залында 11:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

  • Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://forms.gle/DkbZbHUjncRnSBNa9, https://dum-spb.ru/news/priglashaem-na-mavlid-an-nabi-2024.html