ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының беренче утырышы 20 сентябрьдә узачак

0

Җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышы 20 сентябрьдә узачак. Мондый карар бүген алтынчы чакырылыш парламенты президиумы утырышында кабул ителде.

«Татарстан Дәүләт Советының беренче утырышында оештыру мәсьәләләрен караячакбыз – президиумны, комитетларны, комиссияләрне формалаштырачакбыз», – диде парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин.

Депутатлар җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының Рәисен һәм аның урынбасарларын, парламент секретарен, президиум әгъзаларын сайларга тиеш була. Комитетлар төзеләчәк, аларның рәисләре сайланачак, состав формалаштырылачак. Шулай ук даими профессиональ нигездә эшләү өчен депутатлар да сайланачак.

Моннан тыш, утырышта республика Үзәк сайлау комиссиясенең җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау нәтиҗәләре турында мәгълүматы тәкъдим ителәчәк.