ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

«Ярдәм» фондында сукырларга Брайль шрифты буенча басылган Коръән тәфсире тапшырдылар

0

«Ярдәм» хәйрия фондында Брайль системасы буенча бастырылган Татарстан мөфтияте «Кәлам Шәриф» Коръән тәфсире комплектлары өләштеләр. Коръәннең рус теленә мәгънәви тәрҗемә комплектларын хәйрия фондының 29 сукыр укучысы алды. Алар Чечня, Башкортстан, Ингушетия, Дагыстан республикаларыннан, Мәскәү, Самара һәм Әстерхан өлкәләреннән, Алтай краеннан һәм Ижевскидан. Сукырлар өчен Коръән тәфсирен алучылар арасында олылар да, балалар да бар иде, дип яза ТР Диния нәзарәте.

Коръән комплектлары «Ярдәм» фонды каршындагы типографиядә Татарстан мөфтияте тарафыннан үткәрелгән XVIII Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы әгъзалары җыеп тапшырган хәйрия акчаларына бастырылды. Форум узган көннәрдә хәйрия аукционы оештырылды һәм нәтиҗәдә яшьләр «Ярдәм» фондына 483 101 сум күләмендә җыеп тапшырды. Барлык акчалар да Нәзарәтнең Коръән тәфсирен (Кәлам Шәриф) Брайль системасы буенча бастыруга юнәлдерелде.

Коръән тәфсирләрен тапшыруда Татарстан Мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе, «Ярдәм» хәйрия фонды рәисе Илдар хәзрәт Баязитов, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова, фонд президенты Илһам Исмәгыйлев, фонд вице-президенты, укыту-тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә Гыйльметдинова һәм фонд тәрбиясендә булучылар – реабилитация узучылар катнашты.

«Бу күптән көтелгән басма, чөнки Россия Федерациясе территориясендә Коръән тәфсире беренче тапкыр рус телендә Луи Брайль системасы буенча нәшер ителә. Хәзер сукырларга динне өйрәнү тагын да җиңеләячәк» үз диннәрен һәм изге китапларын аңлаешлы телдә иркен өйрәнә алалар», – дип аңлатып үтте Илдар хәзрәт Баязитов. Рәхмәт йөзеннән ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимированы Милли Хәйриячеләр берлегенең «Гражданлык җәмгыятен үстерүгә керткән өлеше өчен» медале белән бүләкләде.