ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Казанда төзүче 13нче каттан егылып төшеп һәлак булган

0

Тикшерүчеләр Казанда төзелә торган торак комплексларының берсендә булган фаҗигадән соң җинаять эше кузгаткан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Бу хәл 10 сентябрьдә Полушкин урамында була. Эшче төзелә торган торак комплексның 13нче катыннан егылып төшә һәм һәлак була.

Якынча мәгълүматлар буенча, ир-ат төзелеш баскычын демонтажлау эшләрен башкарганда, аны саклаучы билбау өзелү сәбәпле, егылып төшкән.

Җинаять эше буенча шаһит булган вазифаи затлардан һәм предприятиенең башка хезмәткәрләреннән сорау алына, тикшерүне кызыксындырган документлар тикшерелә.