ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстан Гигиена һәм эпидемиология үзәге җитәкчесен мошенниклык эше буенча тоткарладылар

0

«Татар-информ»га билгеле булганча, кичә Татарстанда Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең республика буенча баш табибы Елена Сизованы тоткарлаганнар. Аны аеруча зур күләмдә мошенниклыкта шикләнәләр.

Агентлык мәгълүматлары буенча, Сизовага реагентлар китерүгә дәүләт контрактын үтәү буенча да сораулар барлыкка килгән.

Иртәгә Казанда суд Елена Сизовага чикләү чарасын сайлаячак.

Елена Сизова 1999 елда Казан дәүләт медицина университетын «медицина-профилактика эше» белгечлеге буенча тәмамлый. Табиблык эшчәнлеген Казанның Вахитов районы Дәүләт санитар-эпидемиологик күзәтчелек үзәгенең туклану гигиенасы бүлегендә санитар табиб булып башлый. 2019 елның ноябрендә Сизованы Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы итеп билгеләделәр.