ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Айдар Сәлимгәрәев: «Күңел» радиосы киләчәктә дә рухи тормышны баетып, матур гына эшләсен!

0

Бүген Мөслимдә «Күңел» радиосының районда эшли башлавы һәм «Мөслим» радиосының «Күңел» ешлыгына күчүе уңаеннан бәйрәм концерты узды.

Бәйрәмдә катнашучыларны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Салимгәрәев, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин, «Күңел» радиосы җитәкчесе Лилия Гатина, «Мөслим-информ» җитәкчесе Римма Афзалова сәламләде.

«Кадерле дуслар, якташлар, – дип мөрәҗәгать итте «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев. – Рәхмәт, Сабан туена кебек җыелышып килгәнсез. Димәк, безнең радио сезгә ошый. Ул ничә ел Чаллыда эшләде, яңа төбәкләргә килә. Киләчәктә дә рухи тормышны баетып, матур гына эшләсен. Бергә яшәргә язсын, барыгызга да рәхмәт!»

Айдар Сәлимгәрәев радио коллективының районда концертлар оештырырга вәгъдә итүен әйтте. Район башлыгы Альберт Хуҗин бу тәкъдимне хуплавын, район халкының үз районындагы радиога котлаулар тапшыра алачагына куануын әйтте. «Бу җәйнең соңгы матур көннәредер. Шундый көндә «Күңел» безнең күңелне ача, алар бездә эшли башлый. «Күңел» радиосына зур рәхмәт, үзебезнең телне, моңны баетып эшләргә язсын!» - диде ул.

«Әлеге районнарда безнең телебезне, мәдәниятебезне саклаучы милли эчтәлекле халык яши, татар аудиториясе бик көчле. Анда татар телендә телевидение эшли, газеталар чыга. Актанышта радио тарихы 30 еллардан башлана. Аның зур традицияләре, эчтәлеге бар. Кама аръягында «Күңел» радиосы – иң беренче татар радиосы. «Күңел»нең килүе - көтеп алынган вакыйга», - диде Шамил Садыйков.

Кичә «Күңел» радиосы Актаныш районында эшли башлады. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Актаныш, Мөслим районнарының Башкортстан чигедә урнашуы сәбәпле, тапшыруларны күрше республикада яшәүчеләр дә тыңлый алуын искәртте. «Бу безне бик сөендерә, чөнки күрше районнардагы татарларга, милләттәшләребезгә татар телен ишетеп, татар музыкасын тыңлау мөмкинлеге ачылды», – диде ул.

«Күңел» радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтова радио ачудагы ярдәм өчен «Татмедиа» җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. «Без бу көнне бик көттек. Актаныш халкы белән без күптәннән таныш идек: алар «Күңел» радиосын бик күп еллар онлайн рәвештә тыңладылар. Без Мөслим халкы белән дә таныш. Аларның үзләренең җирле радиолары да эшләячәк, Актанышта да шулай ук. Алар «Күңел» ешлыгында берничә сәгатькә кереп алачаклар. Бу тыңлаучыларга берьюлы ике радио тыңлау мөмкинлеге бирә», - диде ул.

«Күңел» уздырган концертта танылган җырчылар Әлфинә Әзһәмова, Зәринә Хәсәншина, Илназар, Артур Салихов, Руслан Кираметдинов, Фирүзә Хафизова һәм җирле җырчылар чыгыш ясады.