ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Алабугадан хәрби хезмәткәр «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнде

0

Алабугадан рядовой Айдар Рәфөгетдинов фидакарьлеге һәм батырлыгы өчен II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.

Хәрби 1232нче мотоукчылар полкында хезмәт итә. Ул 2022 елда өлешчә мобилизация буенча чакырылган. Алабуга егете, үз гомерен куркыныч астына куеп, алгы сызыкта инде берничә мәртәбә профессиональлек һәм кыюлык күрсәткән.

2024 елның 25 июлендә саперлар төркеме полкның инженер хезмәте җитәкчесеннән хәрби бирем алган – Соловьево торак пункты районына, сугыш сызыгына танкка каршы миналар китерергә.

Айдар Рәфөгетдинов биремне үтәү өчен тиешле урынга барырга тиешле машинаның йөртүчесе була.

Хәрәкәт иткәндә, рядовой шикле әйбергә тап була һәм бу хакта машина өчен җаваплы өлкән хәрбигә хәбәр итә. Туктап, юлны һәм бу әйберне тикшергәч, Айдар аның шартламаган миномет снаряды булуын аңлый.

Бу тәүлекнең караңгы вакытында күренми торган һәм башка машиналар өчен куркыныч предмет булу сәбәпле, Айдар Рәфөгетдинов снарядны урында юк итәргә карар кыла. Автомобильне ышык урынга илтеп куеп, шәхси составка куркыныч янамавына инангач, ул снарядны ясалма ысул белән юк итә. Шуннан соң хәрбиләр юлын дәвам итә.

Рядовой Рәфөгетдиновның уяулыгы һәм дөрес гамәлләре нәтиҗәсендә хәрби бурыч шәхси составны һәм техниканы югалтуларсыз үтәлә.