ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

«Батыр» үзәге башлыгы: Татарстанга бөтен Россиядән контракт төзергә киләләр

0

Татарстаннан контракт буенча хезмәткә 40 процент тирәсе башка төбәкләрдә яшәүчеләр китә. Бу хакта «Батыр» үзәге башлыгы Владислав Кузнецов «Татар-информ»га биргән интервьюда сөйләде. Аның сүзләренчә, «Батыр» контракт хезмәтенә сайлап алу үзәгенә көн саен Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләүче 50ләп кеше килә.

«Түләү зур булу да, рәсмиләштерү уңайлы булу да өстәмә стимул булып тора, шуңа күрә кешеләр безгә килә. Башка субъектларда яшәүчеләрне махсус операция зонасына киткәнче торак белән тәэмин итәбез һәм өч тапкыр ашатабыз. Процент нисбәтендә Татарстаннан 60 процент республикада яшәүчеләр һәм 40 процент башка төбәкләрдән килүчеләр китә», - диде ул.

Искәртик, бүгенге көндә Татарстанда бөтен ил буенча иң зур түләүләрнең берсе. Сентябрь башында республикада РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне кабат арттыру турында карар кабул ителде. Хәзер ул 2 миллион сумны тәшкил итә. Моңарчы күрелмәгән ярдәм чарасы махсус операция хәрбиләре һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү теләге белән бәйле. Шул сәбәпле башка төбәкләрдән һәм чит илләрдән ватандашларыбыз контракт төзер өчен Татарстанга килә.

Контрактчылар алачак сумма түбәндәге түләүләрне кушып исәпләнә:

Татарстаннан – 1,3 миллион сум,

РФ Саклану министрлыгыннан – 400 мең сум,

ТР муниципалитетларыннан – 300 мең сумга кадәр.

Махсус операция зонасында хәрбиләр акчалата тәэмин ителә – аена 210 мең сумнан түләү ала. Татарстан контрактчыларын яхшыртылган хәрби кием комплекты белән тәэмин итәләр. Анда махсус операция хәрбиләренең барлык теләкләре исәпкә алынган.

Татарстанда контракт төзүченең хәрби частьне һәм белгечлекне сайлау мөмкинлеге бар. Контрактны төзү белән хәрбиләргә шундук бер тапкыр бирелә торган түләү, обмундирование, барлык кирәкле әйберләр һәм медикаментлар комплекты бирелә. Махсус операция зонасына китәр алдыннан хәрби хезмәткәрләр хәрби әзерлек уза. Укулар Татарстан һәм Самара өлкәсендәге махсус полигоннарда үтә.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.