ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024

Әлмәттән хәрби хезмәткәр дрон һөҗүменнән соң хәрби биремне уңышлы үтәгән

0

Әлмәттән рядовой Дамир Шәйхиев 2022 елның ноябреннән бирле махсус операция зонасында хәрби бурычлар үти. Шушы вакыт эчендә ул үзен кыю хәрби һәм ышанычлы иптәш буларак күрсәткән. Ул берничә мәртәбә иптәшләренә авыр хәлдә ярдәм иткән, шулай ук куелган бурычларны тулы күләмдә үтәгән.

2024 елның 22 августында батальонның команда пунктын күчергән чакта рядовой Шәйхиев дошман пилотсыз очучы аппаратын күреп ала һәм иптәшләрен кисәтә. Дрон берничә «ВОГ» ата һәм күздән югала.

Сугыш припасларының берсе рядовой Дамир Шәйхиевне яралый. Хәрби иптәшләре белән бергә үз-үзенә беренче ярдәм күрсәткәннән соң, ул бурычны үтәүне дәвам итә. Тотрыклы тыныч хәлдән соң берничә көн узгач кына рядовойны сугыш сызыгыннан эвакуациялиләр.

Шәйхиевнең батырлыгы һәм салкын канлылыгы ярдәмендә хәрби биремне үтәү өзелмәгән, бу аның иптәшләренә саклану участогында уңышлы урнашырга мөмкинлек биргән.

Хәзерге вакытта Татарстанда «Безнең ишегалды геройлары» акциясе уза, анда янәшәдә яшәүче батыр хәрбиләр турында сөйлиләр.

Элегрәк «Татар-информ» Алабугадан хәрби хезмәткәр махсус тәртиптә «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнде, дип хәбәр итте.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.