Путин Казанда узачак БРИКС саммитында Си Цзиньпин белән аерым очрашырга планлаштыра
Россия Президенты Владимир Путин октябрьдә Казанда узачак БРИКС саммиты кысаларында Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин белән аерым очрашу уздырырга җыена. Бу хакта ул Кытай тышкы эшләр министры Ван И белән очрашуда белдерде.
«Болар барысы да (Россия белән Кытай арасында хезмәттәшлекне төрле юнәлешләр буенча үстерү – Т-и иск.) безнең көн тәртибендә кала. Шул исәптән Казанда узачак күп яклы очрашулар һәм ике яклы очрашуыбыз вакытында Кытай Халык Республикасы Рәисе белән безнең фикер алышу предметы булачак», - дип билгеләп үтте Россия лидеры (ТАСС цитатасы).
Владимир Путин шулай ук Ван Иның Си Цзиньпинга «иң яхшы теләкләрне» тапшыруын сорады. «Мин дустыбыз, Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин әфәндене сөйләшкәнчә Россиядә, Казанда БРИКС саммитында көтәм», - дип ассызыклады ул.