ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Казанда өйдән чыгып киткән һәм югалган 12 яшьлек малайны, аның дустын тапканнар

0

Полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлар эзләгән 12 яшьлек малайны тапканнар. Аның белән шулай ук эзләүдәге дусты да булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә сөйләделәр.

«Зареченский» полиция бүлегенең балигъ булмаганнарның эшләре буенча подразделение хезмәткәрләре ике малайны да тапкан. Алар «Кольцо» сәүдә үзәге янында булган. Хәзерге вакытта аларны бүлеккә алып баралар. Ата-аналар эзләүдә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде», - дип сөйләделәр агентлыкка.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казанда кичәге көннән бирле 12 яшьлек малайны эзлиләр. Ә кичә 15 яшьлек яшүсмер үле килеш табылган, аны өч тәүлек эзләгәннәр.