Мөхәммәтшин Бөтендөнья Ислам лигасы генераль секретаре урынбасары белән очрашты
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөтендөнья Ислам лигасы генераль секретаре урынбасары Абдул-Рахман бән Абдулла әл-Зәйд белән очрашты. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Сезне зур хөрмәт һәм куаныч белән республика парламентында сәламлибез. Сезнең делегациянең килүе Ислам дөньясы белән безнең республика арасындагы тыгыз элемтәләргә яңа импульс бирәчәк, дип ышанам», - дип мөрәҗәгать итте республика кунакларына Мөхәммәтшин.
Бөтендөнья Ислам лигасы делегациясе Татарстан башкаласына «БРИКС җәмәгатьчелеге суверен үсеш өчен» халыкара түгәрәк өстәлендә катнашу өчен килде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе очрашуда катнашучыларга төбәкнең социаль-икътисади торышы, аның төп макроикътисади күрсәткечләре һәм күпвекторлы икътисады турында сөйләде. Күп сынаулар белән очрашуга карамастан, Татарстан Россиянең терәк төбәге булып кала, дип ассызыклады ул. Моны шул исәптән тулай төбәк продукты (аның күләме 2023 ел нәтиҗәләре буенча тарихта беренче тапкыр 4,3 миллион сумнан артып китте) һәм торакны файдалануга тапшыру күрсәткечләре (3,4 миллион квадрат метр) раслый.
«Без Россиядә төзелеш күләме буенча икенче, сәнәгать җитештерүе, авыл хуҗалыгы буенча бишенче һәм инвестицияләр буенча алтынчы урында», - диде ул.
Мөхәммәтшин искәрткәнчә, 8 сентябрьдә Татарстанда VII чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлау узды. Төбәк буенча тавыш бирергә килүчеләр саны 71,63 процентны тәшкил иткән.
«Безгә якын арада яңа чакырылышның беренче утырышын оештырасы һәм берничә мөһим карар кабул итәсе була. Темпны киметмичә, депутатлар 2025 елга республика бюджеты өстендә эшләргә керешәчәк. Шулай ук октябрьдә узачак БРИКС төркеме дәүләтләре саммитында актив катнашачак», - дип уртаклашты парламент җитәкчесе.
Сөйләшү вакытында шулай ук Ислам дөньясы белән хезмәттәшлек итү, аның үсешендә республиканың роле турында да сүз кузгатылды. Мөхәммәтшин искәрткәнчә, Татарстанда 175 милләт вәкиле яши: «Бу республика җитәкчелегеннән һәр милләткә карата ихтирамлы һәм тату мөнәсәбәт таләп итә, күп кенә бурычларны бергәләп һәм аңлашып хәл итүне сорый».
Абдул-Рахман бән Абдулла әл-Зәйд, үз чиратында, җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул республикага беренче тапкыр гына килүе булмавын искәртте.