ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүнең төбәк стандартын булдыралар

0

Республиканың төрле районнарында коммуналь хезмәтләргә башкарма комитетлар карары белән билгеләнгән бәяләр сизелерлек аерылып торырга мөмкин. Шул сәбәпле Татарстанда төбәк стандартларын булдыралар. Шулай ук милекчеләрдән бу мәсьәләне идарәче компанияләр белән бергә гомумйорт җыелышларында хәл итү сорала, дип сөйләде ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы, республиканың баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин «Татар-информ» баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюда.

«Безне иң борчыган мәсьәлә (газ белән тәэмин итүдән кала) нәрсә иде? Пассивлык. Торак хезмәтләренә килсәк, торак-коммуналь хуҗалыкны кыйммәт, дип сүгәләр. Әмма торак хезмәтләре, йорт тоту, бара торган ремонт рәвешендәге квитанциянең өчтән бер өлешен милекче үзе билгели», – диде Тыгин.

Йорт милекчеләре җыелыш үткәрергә һәм анда хәзерге вакытта кирәк булган эшләр, хезмәтләр исемлеген расларга тиеш. Шуннан соң идарәче компания аларның бәясен билгели. Башка очракларда бәяне башкарма комитетлар карары буенча билгелиләр. Әмма муниципалитетларда торак фонды төрле, шуңа күрә хезмәтләргә бәяләр шактый аерылып торырга мөмкин.

«Минем башыма сыймый! Мисал өчен, буш сүз булмасынга: торак фонды белән идарә итүнең минималь дәрәҗәсе республика буенча 92 тиен, ә максималь дәрәҗәсе район буенча 5 сум 49 тиен. Йорт эче территорияләрен җыештыру: минималь бәя – 65 тиен, максималь бәя – 6 сум 90 тиен. Сизәсезме? Ун тапкырга аерыла <...> Бу нормаль түгел. Бу безнең республика Хөкүмәтен, тариф комитетын һәм торак инспекциясен бик нык борчый», - дип ассызыклады «Татар-информ» әңгәмәдәше.

Хәзерге вакытта Татарстан Дәүләт торак инспекциясе Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге һәм тариф комитеты белән берлектә тикшеренүләр үткәрә, хезмәтләр өчен түләү гадел булсын өчен методология булдыра.

«Методология бертөрле булырга тиеш. Моны закон таләп итмәсә дә, республика халкының, җылылык, су, электр энергиясе, газ өчен бер тирә акчалар түләгәндә, торак хезмәтләре өлкәсендә стандарты булырга тиеш. Ул төбәк стандарты булсын», - дип йомгаклады Александр Тыгин.