ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Мәскәүдә Галимҗан Баруди исемендәге XVII укулар узачак

0

18-19 сентябрьдә Мәскәү Җәмигъ мәчетендә «Галимҗан Баруди исемендәге укулар» XVII халыкара теологик фәнни-белем бирү конференциясе узачак. Аның темасы «Җәмгыять үсешендә мөселман дини институтларының роле: традицияләр һәм хәзерге заман» булачак. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Конференция Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Мәскәү Ислам институтының 30 еллыгына, Россия мөселманнары башлыгы мөфти шәех Равил Гайнетдинның дини хезмәтенә 40 ел тулуга һәм Мәскәү Җәмигъ мәчетенең 120 еллыгына багышланган юбилей чаралары кысаларында үтәчәк.

Оештыручылар – Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Мәскәү Ислам институты.

19 сентябрьдә XVII халыкара фәнни-белем бирү конференциясенең пленар утырышы була. Конференция кысаларында Россиядәге фәтвалар буенча «Ислам финанслары – эксперимент елы: сынаулар һәм перспективалар» III халыкара симпозиумы узачак. Шулай ук «Россия мөселманнарының персоналияләре һәм үсеш концепцияләре» һәм «Россия Федерациясендә Ислам» энциклопедик сүзлеген әзерләү мәсьәләләре» секцияләре буенча эш алып барылачак.

Конференция тарихи перспективада һәм хәзерге заманда җәмгыять үсешендә мөселман дини институтларының роле турында фикер алышуга юнәлтелгән. Ул фәнни-белем бирү үзәкләре белән мөселман дини оешмалары арасында хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итәргә тиеш.