ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Бөгелмә районында махсус операция хәрбиенә һәйкәл ачтылар

0

Бөгелмә районы Татар Димескәе авылындагы Геройлар аллеясында биредә туып-үскән һәм махсус операция барышында һәлак булган гвардия майоры Айнур Сафиуллинга һәйкәл ачу тантанасы булды.

Тантанада хәрби хезмәткәрнең әнисе Зөбәрҗәт Сафиуллина, авылдашлары, администрация, депутат корпусы вәкилләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, мәктәп укучылары һәм хәрби-патриотик берләшмәләрдә тәрбияләнүчеләр катнашкан.

Һәйкәлне Совет урамындагы Геройлар аллеясында (аңа 2023 елның октябрендә нигез салдылар) урнаштырганнар. Бер ел элек авыл халкы һәм Бөгелмәнең башка битараф булмаган кешеләре бу урында 35 зәңгәр чыршы утырткан. Махсус хәрби операция барышында һәлак булган герой Айнур Сафиуллинга нәкъ менә 35 яшь тулган булыр иде.

Айнур Сафиуллин Казан югары артиллерия училищесын тәмамлаган. Хезмәт елларында Һиндстан һәм Монголиядә хәрби өйрәнүләрдә, Сириядәге хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан.

Айнур Марсель улы 2022 елның 27 декабрендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды. Батырлыгы һәм фидакарьлеге, кыюлыгы һәм тәвәккәл гамәлләре өчен үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.