Фәрит Мөхәммәтшин «Динамо-Ак Барс»ны өченче Суперкубок белән котлый: Кызлар, молодцы!
ТР Волейбол федерациясе президенты, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубын Россия Суперкубогында җиңү белән котлый.
Финалда алар башкаланың «Динамо» клубы белән очрашты.
«Җиңү! Россия Суперкубогы Казанның «Динамо-Ак Барс»ында. Безнең волейболчылар, Мәскәү «Динамо»сын 3:0 хисабы белән отып, өченче тапкыр Суперкубок иясе булды. Котлыйм! Кызлар, молодцы!» дип яза Фәрит Мөхәммәтшин телеграм-каналында.