ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Чаллыда шәһәр мэры һәм боксчылар агачлар утыртты

0

Бүген Чаллы мэры Кубогы өчен көрәшергә килгән боксчылар һәм чараның мактаулы кунаклары «Олимпийский» спорткомплексы янында агачлар утыртты. Әлеге эшне шәһәр мэры Наил Мәһдиев башлап җибәрде. Ул җәһәт кенә бер-бер артлы берничә агач утыртты. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим яза.

«Без шәһәрнең иҗтимагый урыннарында агачлар утыртуны традициягә керттек. Без спортчылар белән бергә спорт вакыйгасыннан матур тәэсирләр генә калдырмыйбыз, агачлар да утырттык. Алар безнең яшел шәһәребезне бизәячәк. Агач, куаклар утырту бездә хуплана. Шунысы сөенечле, бу эштә шәһәрнең күренекле кунаклары да катнаша. Аларга боксны популярлаштырган һәм шәһәрне яшелләндерүдә катнашканнары өчен рәхмәт», - диде ул.

«Олимпийский» спорткомплексы янына 61 нарат, 29 миләш, 10 пирамидаль тупыл утыртылды. Чарада катнашкан һәркем үзе утырткан агачка исеме язылган тасма куйды.