ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстанда социаль түләүләр һәм субсидияләрне индексациялиячәкләр

0

Киләсе 2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда берничә төр социаль түләүләр һәм субсидияләр күләме арттырыла. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Аерым алганда, хезмәт ветераннары һәм ТР Дәүләт бүләкләренә лаек булган кешеләргә айлык түләүләр 2025 елда 630 сумга, 2026 елда 656 сумга, ә 2027 елда 683 сумга кадәр артачак. Хәзерге вакытта бу категория вәкилләре аена 605 сум ала.

Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен СССР медаль һәм орденнары белән бүләкләнгән тыл хезмәтчәннәре һәм реабилитацияләнгән гражданнар хәзерге вакытта ай саен ала торган 902 сум урынына 2025 елда 939 сум, 2026 елда 977 сум, ә 2027 елда 1017 сум ала башлаячак.

Сәяси репрессияләрдән зыян күрүчеләргә айлык түләүләр киләсе елда 788 сумга кадәр артачак. Быел алар 757 сум ала. 2026 һәм 2027 елларда исә түләүләр 820 һәм 853 сум тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган, опекага тапшырылган һәм тәрбиягә алынган балаларга түләүләр арттырылачак. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен түләүләр хәзерге 10 740 сумнан 11 170 сумга (2025 елда), 11 170 сумга (2026 елда) һәм 11 617 сумга (2027 елда) кадәр арта. Мәктәп яшендәге балалар исә 12 880 сум (2025 елда), 13 396 сум (2026 елда) һәм 13 932 сум (2027 елда) ала башлый. Хәзерге вакытта аларга 12 384 сум түләнә.

Күп балалы гаиләдән булган алты яшькә кадәрге балага дарулар сатып алу өчен түләнә торган субсидия 2025 елда 171 сум, 2026 елда 178 сум һәм 2027 елда 186 сумга кадәр арттырыла (хәзерге вакытта ул 164 сумны тәшкил итә).

Ятим, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, укыган чорда ата-анасын югалткан һәм күп балалы гаиләдән булган балаларга юлда йөрү өчен түләнә торган 369 сумлык субсидия 2025 елда 384 сум, 2026 елда 400 сум һәм 2027 елда 416 сумга кадәр арта.

Пенсионерларга юлда йөрү өчен айлык түләүләр 2025 елда 630 сум, 2026 елда 656 сум, ә 2027 елда 683 сумга җитә. Әлегә алар 605 сум ала.

Документ проекты элегрәк коррупциягә каршы экспертиза узды, бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.