ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстанда Ислам банкингы буенча килешүләр саны 2024 елда ике тапкырга арткан

0

2024 елның гыйнвар-июнь айларында Татарстанда партнерлык финанславы өлкәсендә килешүләр саны һәм операцияләрнең гомуми күләме узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкырга арткан. ТР икътисад министры урынбасары Роман Әмирханов Kazan Digital Week — 2024 халыкара форумының «Татарстанда Ислам финанслары» секциясендә шундый мәгълүматлар китерде.

Ул искәрткәнчә, республикада бу өлкәдә инде 15 елдан артык эш алып барыла. Россиянең берничә төбәгендә Ислам банкингы буенча эксперимент үткәрү турында закон кабул итү аңа өстәмә импульс бирде.

«2024 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда килешүләр саны һәм финанс операцияләре гомуми күләме узган елның шул ук чоры күрсәткечләре белән чагыштырганда ике тапкырга артты», — дип белдерде ул.

Әмирханов сүзләренчә, Татарстанда партнерлык финансларының алга таба үсеше операцияләрне гамәлгә ашыру өчен имин һәм уңайлы цифрлы инфраструктура булдырудан тора.

«Финанс технологияләрен финанс хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген киңәйтүнең катализаторы дип санарга була. Бүген смартфоннар һәркемдә диярлек бар, һәм бу партнерлык финанславы өлкәсендә эшләүче финанс технологияләре компанияләре өчен уңай шартлар тудыра», — дип уртаклашты икътисад ведомствосы башлыгы урынбасары.

Әмирханов аңлатканча, мондый компанияләр саны арту партнерлык финанслары базары вәкилләренең хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен, шулай ук хезмәтләр спектрын киңәйтү һәм аларны һәркем файдалана алырлык итү буенча мөмкинлекләрне арттырачак.