ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Самараның «Ялкынлы яшьлек» ансамбле Халыклар дуслыгы көненә багышланган концерт күрсәтә

0

14 сентябрьдә Самараның «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият татар халык ансамбле «Дуслык күпере» концерт программасы белән чыгыш ясаячак. Кичә Халыклар дуслыгы көненә багышлана. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр итте.

Концерт 17:00 сәгатьтә «Чайка» мәдәният йортында (Управленческий бистәсе, Сергей Лазо урамы, 21 йорт) уза. Керү ирекле.

«Барыгызны да ансамблебез концертына чакырабыз! Сезне яңа номерлар, яраткан артистлар һәм дустанә атмосфера көтә», диелгән хәбәрдә.