ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Казан мэры БРИКС әдәби форумын ачты

0

Казан Ратушасында БРИКС әдәби форумы башланды. Анда 8 илдән — Кытай, Бразилия, Һиндстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран, Үзбәкстан, Азәрбайҗан һәм, әлбәттә, Россиядән язучылар, тәрҗемәчеләр, журналистлар, нәшриятчеләр, тәнкыйтьчеләр, әдәбият белгечләре һәм башка экспертлар катнаша.

Форумны ачып, Казан мэры Илсур Метшин төрле халыкларны һәм илләрне берләштерүче төп факторларның берсе — мәдәният өлкәсендәге проектларның күптөрлелеге, дип ассызыклады.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Без Толстой, Аксенов, Тукай васыятьләрен үтибез, аларның иҗаты шәһәребез белән бәйле булган. Безнең китапханәләр - бай мирас хәзинәләре. Казан быел Россиянең иң күп укый торган төбәге буларак Китапханә форумын кабул итте. Июньдә БРИКС+ илләре шәһәрләр һәм муниципалитетлары ассоциациясе төзелде. Ассоциация китапханәсе формалаша, һәм мин үз илләренең телләрендә китаплар алып килгән һәркемгә рәхмәтлемен. БРИКС әдәби форумы ел саен уздырылачагына, халыкларга һәм илләргә тагын да якынаерга мөмкинлек бирәчәгенә ышанам. Илһам һәм иҗади ачышлар сезгә!» - диде Метшин.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова республиканың тирән әдәби һәм китап традицияләренә ия булуын ассызыклады. Узган ел Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасын иҗат итүгә 790 ел тулды, ә 1803 елда нәкъ менә Казанда беренче басма Коръән нәшер ителде, дип искәртте министр.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов