ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Салих Сәйдәшев музее мөдире Айдар Әхмәдиев: Мөмкинлекләр, ишекләр ачык булырга тиеш

0

Тырышабыз, әйе. Променадлар эшлибез. Ул безнең иң уңышлы чараларыбызның берсе. Сентябрьдә тагын кабатлап куячакбыз.

Бу эшне дәүләттән тыш та эшләп була. Мәсәлән, Айдар Ниязов та телеграм-каналында аудио архивлар, нота архивларын туплап бара. Һәр проект йөз кешедән башлана. Аудитория булдырыр өчен күпмедер вакыт та кирәк. Нинди максат куюыңа карап бу.

Әгәр дә зур сәхнә әсәрләре турында сүз бара икән, бу бик зур риск дияр идем. Син аны куя алырсыңмы-юкмы? Бигрәк тә Татарстанда. «Кави-Сәрвәр» операсы куелышында да бик күп факторлар роль уйнады. Миләүшәнең тырышлыгы, Илсур Метшин, Рөстәм Миңнеханов белән очрашулар да зур роль уйнады. Икенче яктан, инициатива астан килгәндә, ул яхшырак та. Ул гел өстән килергә тиеш дигән сүз түгел. Мөмкинлекләр булырга, ишекләр ачык булырга тиеш. Дәүләт яшь иҗатчыларга яңа әсәр язарга мөмкинлек, ниндидер өмет бирә икән, әсәрең худсовет аша уза ала икән, димәк, синең әсәрне язып, сәхнәгә куярлар дигән өметең бар. Бу бик четерекле мәсьәлә.

Без коммуникацияле заманда яшибез икән, әлбәттә, син социаль челтәрләрне кулланып, үзеңнең бренд өстендә дә эшләргә тиеш. Һәр иҗатчы үз өстендә эшли. Без социаль челтәрләр заманында яшибез. Брендны үстерергә кирәк, ләкин иҗат ул – приоритет. Сыйфаты булырга тиеш, ди ул.

Лекторийда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Зилә Мөбәрәкшина язды.

  • «ДәртФест 2024»: Татар киемнәре һәм музыкасы үсеше, мода күрсәтү, иҗат турында сөйләшү