ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Teлеграм мессенджеры интерфейсын татар теленә тәрҗемә иткәннәр

0

Татарстанда Teлеграм мессенджеры интерфейсын татар теленә тәрҗемә итү эшен тәмамладылар. Нигездә, бу бары тик бер волонтер — Илгиз Җиһангиров көче белән эшләнде, элек ул рольле өстәл уеннарын һәм спорт турындагы мәкаләләрне татарчага тәрҗемә иткән, ә 2023 елда ирекле нигездә мессенджер интерфейсы белән шөгыльләнә башлаган.

«Хәзер Телеграм - дөньяда иң популяр кушымталарның берсе. Күптән түгел Павел Дуров аның белән 900 миллионнан артык кеше файдалана, 60 млн россияле аны көн саен куллана, дип белдерде. Татарстан турында сөйләсәк, төбәктә Телеграмда 525 канал һәм чат бар. Шуларның 181 каналы - татар телендә», - диде Җиһангиров.

Волонтер мессенджер интерфейсын татар телле кулланучыларга уңайлы булсын өчен тәрҗемә итәргә булган, чөнки аларга бер телдән икенче телгә күчү җиңел түгел. Мондый карар кушымтада өзлексез тел киңлеге булдырырга мөмкинлек бирәчәк, дип аңлатты ул.

Телеграмны татар теленә тәрҗемә итү проектын Татарстан Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты да хуплады.

«Бу очракта без фәнни нигез булуын, нәкъ менә татар теле нормаларына туры килә торган тәрҗемә булуын телибез. Һәм бу өлештә безнең бүлекләр бар — гомуми лингвистика, ликография һәм бик зур материал, аны безнең инициатор өлешчә кулланган. Бу ирекле кулланылышта булган электрон фонд — сүзлекләр. Шуңа күрә институт моны кирәкле инициатива дип саный», - диде ИЯЛИ директоры Илгиз Халиков «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәдә.

Аның фикеренчә, популяр мессенджерны тәрҗемә итү телне популярлаштыру һәм аның функциональ мөмкинлекләрен киңәйтү өчен кирәк.