ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Эльмира Галимова татар халкының тарихи вакыйгаларына нигезләнгән концерт тәкъдим итә

0

11 сентябрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында композитор, сәнгать фәннәре кандидаты, Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы Эльмира Галимова татар халкының тарихи вакыйгалары һәм эпосларына нигезләнгән «Йөрәккә якын әсәрләр» дип исемләнгән концерт тәкъдим итә.

Концертта яңгыраячак музыкаль әсәрләр татар халкы мирасында зур урын алып торган мәдәни объектлар һәм тарихи вакыйгаларга багышланган.

«Баянчы Айдар Сәлахов «Идел-йорт» әсәрен уйнаячак. Әлеге әсәр Идел елгасы буйлап сәяхәт иткәндә күргәннәрдән туган соклану музыкасы. Аны тыңлаганда үзеңне Идел елгасы буйлап сәяхәттә булган кебек хис итәсең. Мин аны теплоходта утырган турист татар халкының мәдәни мирасының барлык истәлекле урыннарын карап, сокланып бара дип күз алдына китердем», – диде Эльмира Галимова.

Фото: © «Татар-информ» Солтан Исхаков

Тагын бер әсәр Татарстанның иң бөек ноктасы «Чатыр-тау»га багышланган. «Бу иҗатымда иң популяр әсәрләрнең берсе. Ул Азнакайда экспедиция вакытында «Чатыр-тау»га менгәч туды. Шушы сихри музыканы тыңлаганда башка кешеләр дә үзләрен әлеге биеклектә басып торган кебек тойсын өчен тырыштым», – диде композитор. Концертта әсәрне кыл-кубызда Башкорстан республикасының атказанган артисты Зәлия Ганиатуллина башкарачак.

Фото: © «Татар-информ» Солтан Исхаков

Композитор Эльмира Галимова татар халкының милли музыкасын үстерергә кирәклеген искәртте һәм әлеге мөмкинлек өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына рәхмәт белдерде.

«Әлеге концерт Татарстан Республикасында зур вакыйга булыр дип ышанам. Татар халкының музыкаль мирасын үстерү, аны тарату, тамашачыларга җиткерү турында без кайгыртырга тиеш. Мин милли композиторлар мәктәбе вәкиле буларак, моның өстендә эшлим, әлеге юнәлешне үстерүне үземнең зур бурычым дип саныйм», – диде Эльмира Галимова.