ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Тарихчы: Волгоград өлкәсендә Алтын Урдага караган тарихи һәйкәлләрне саклауга игътибар аз

0

Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов Волгоград өлкәсендәге Алтын Урда чорына караган тарихи һәйкәлләргә игътибарны арттырырга кирәклеген әйтте.

Волгоград өлкәсе Краснослободск шәһәрендә Алтын Урданы өйрәнүче тарихчылар конференциягә җыелды.

Тарихчы Волгоградта әйбәт археологик мәктәп формалашуын ассызыклады.

«Моннан бик көчле белгечләр чыккан. Волгоград өлкәсенең археологиясе әйбәт үсеш алган. Соңгы елларда кризис барлыкка килде, чөнки көчле археологларның күбесе бакыйлыкка күчте. Бу бик күп җирләрдә күзәтелә торган хәл. Археология күп көч, игътибар, чыгым таләп итә. Хәзер монда казу эшләренә игътибар кимеде. Волгоград өлкәсе территориясендә Алтын Урданың төп һәм иң кызыклы һәйкәлләре урнашкан. Мондагы тарихчылар безгә мөрәҗәгать итте. Археологик тикшеренүләр оештыру, консультация бирү буенча, матди яктан ярдәм сорадылар. Без ярдәм күрсәтергә әзер», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул журналларда мәкаләләрне бастыру, чаралар оештыру буенча һәм матди яктан ярдәм итәргә әзер булуларын әйтте.

«Алар монда кайсы җирдә казырга кирәклеген беләләр. Һәйкәлләргә килгәндә, икътисад, транспорт үсеше белән археологик һәйкәлләргә зур тәэсир ясала. Өлкәдә аларны саклауга игътибар бик аз. Бу мәсьәлә безне дә, җирле тарихчыларны да борчый. Тарихи һәйкәлләргә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итәргә кирәк», – диде ул.

Ул бу территорияләрдә Алтын Урданың башкаласы булуын да ассызыклады.

«Татарлар Идел буенда яшәүче төп халык. Бу татар мирасы да. Төбәктәге татарлар да тикшеренү эшләре дәвам итү яклы. Бергә эшләү зур нәтиҗәләр бирер дип ышанабыз», – диде ул.

Тарих институты директоры Радик Салихов та видеомөрәҗәгатендә Волгоград җирендә Алтын Урда чорына караган мөһим археологик һәйкәлләрне сакларга кирәклеген ассызыклады. «Саклап калу, популярлаштыру һәм киләсе буыннарга тапшыру өчен тырышырга тиешбез», – диде ул.

Волгоград тарихчылары тикшеренүләре, Алтын Урдага караган шәһәрчекләрне өйрәнү буенча эшчәнлекләре турында сөйләде. Татарстаннан ярдәмгә өмет итүләрен әйттеләр.

Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев Волгоград тарихчыларын киләсе елда узачак Алтын Урда форумында катнашырга чакырды.