ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Композитор Эльмира Галимова концертында Сабантуй бәйрәме гимны яңгыраячак

0

Композитор, сәнгать фәннәре кандидаты, Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы Эльмира Галимова татар халкының тарихи вакыйгалары һәм эпосларына нигезләнгән, «Йөрәккә якын әсәрләр» дип исемләнгән концертын тәкъдим итү конференциясендә Сабантуй бәйрәменең гимны – «Татар рухы Сабантуй» җырының иҗат ителү тарихы турында сөйләде.

«Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй гимны Бөтендөнья татар конгрессы заказы буенча язылды. Бу – Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан бирелгән йөкләмә. Әлеге җыр белән без бүгенге концерт программасын төгәлләячәкбез. Гимн «Татар рухы Сабантуй» дип атала, концертта аны Татарстан республикасының атказанган артисты Айрат Ганиев башкарачак», – дип сөйләде Эльмира Галимова.

Автор әйтүенчә, гимн бик үзенчәлекле, төрле форматта яңгырауга яраклаштырып иҗат ителгән.

«Мин аны бик үзенчәлекле форматта иҗат иттем – ул эстрада форматында да, зур стадионнарда да, симфоник оркестр белән дә яңгырый ала. Безнең бурыч – төрле мәйданчыкларда яңгырарлык әсәр булдыру иде һәм без үз максатыбызга ирештек дип уйлыйм. «Татар рухы Сабантуй» җыры федераль Сабан туенда яңгырады, премьера булды, ә концертта без аның оркестр версиясен ишетәчәкбез», – диде композитор.

Фото: © «Татар-информ» Солтан Исхаков