ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

«Батыр» үзәге башлыгы контрактны Татарстанда төзүнең өстенлекләре турында сөйләде

0

Россия Саклану министрлыгы белән контрактны Татарстанда төзиячәк бөтен Россия һәм чит ил кандидатлары өчен документларны тиз рәсмиләштерүдән тыш (бер тәүлектән дә озаграк вакыт таләп ителми) өстәмә мотивация булып ике миллион сумга кадәр түләү тора. Бу илдә иң югары түләүләрнең берсе. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюда «Батыр» үзәге башлыгы Владислав Кузнецов сөйләде.

Сентябрь башында Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне кабат арттыру турында карар кабул ителде. 2 сентябрьдән ул 2 миллион сумны тәшкил итә. Бу илдә иң югары түләүләрнең берсе. Моңарчы күрелмәгән ярдәм чарасы махсус операция хәрбиләре һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү теләге белән бәйле.

Контрактчылар алачак сумма түбәндәге түләүләрне кушып исәпләнә:

Татарстаннан – 1,3 миллион сум,

РФ Саклану министрлыгыннан – 400 мең сум,

ТР муниципалитетларыннан – 300 мең сумга кадәр.

Махсус операция зонасында хәрбиләр акчалата тәэмин ителә – аена 210 мең сумнан түләү ала.

Бер тапкыр бирелә торган түләү Татарстан территориясендә контракт төзүче һәркемгә каралган. Башка төбәкләрдә яшәүчеләрнең һәм чит ил гражданнарының юл һәм рәсмиләштерү вакытына яшәү чыгымнары түләнә. Ул бер көннән дә артык вакытка сузылмый, чөнки Казанда узган елдан башлап «Батыр» контракт хезмәтенә рәсмиләштерү үзәге эшли.

Анда теләгән һәркемгә документлар рәсмиләштерергә, медицина тикшерүе узарга, хезмәткә яраклылык категориясен белергә һәм тиешле ташламалар һәм түләүләрне алырга ярдәм итәчәкләр. Боларның барысын да контракт хезмәтенә рәсмиләштерү үзәгендә бер тәүлектән дә азрак вакыт эчендә эшлиләр. Чит ил кешеләре һәм аларның гаиләләренә РФ гражданлыгы һәм ИНН алырга ярдәм итәчәкләр.

«Кандидатларны рәсмиләштерү процессын тизәйтү өчен барлык ведомстволар белән бергә эшлибез», - дип сөйләде «Татар-информ»га Владислав Кузнецов.

РФ Кораллы көчләрендә контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр хакында тулырак heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә мөмкин. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1 разряд) мөрәҗәгать итәргә була. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, тел. (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8800 222 59 00 номеры яки колл-үзәкнең 117 төбәкара номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.