ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Яңа Чишмә башлыгы махсус операция хәрбиенең хатынын бишенче кызлары туу белән котлады

0

Татарстанның Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов махсус хәрби операциядә катнашучының хатынын бишенче кызлары туу белән котлады. Михаил быел февральдә контракт төзегән һәм хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында.

Күптән түгел Екатерина һәм Михаил Руковишниковлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булган — гаиләдә бишенче кыз туган, аңа Ева дип исем кушканнар.

Район җитәкчесе сабый һәм аның әнисенә сәламәтлек теләде, гаиләгә ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте, шулай ук Евага хәзер бик кирәк булган балалар өчен арба бүләк итте.

Бүген шулай ук тагын бер гаиләне, кечкенә Гогольковларны да бүләк көткән. Любовь Валентиновна өч оныгын бер ялгызы тәрбияли, аларның әтисе ике ел элек махсус операциягә киткән.

Олы оныгы Валерий быел икенче, ә Катюша беренче сыйныфка барган, Матвей исә балалар бакчасына йөри. Балалар уңышлы укый һәм үсә алсын өчен Вячеслав Козлов аларга мәктәп линейкасында ноутбук тапшырды.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.