ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Бердәм тавыш бирү көнендә Спас районында Бөтенроссия гаилә учагын тапшырдылар

0

Бердәм тавыш бирү көнендә Болгарда «Россия йөрәге» Бөтенроссия гаилә учагын тапшыру тантанасы узды. Бу хакта «Яңа тормыш» сайтында хәбәр ителә.

Гаилә учагы белән капсула Әлки районыннан Зилә һәм Марс Әһлиуллиннар яшь гаиләсенә тапшырылды. Яшь пар әле ике көн элек кенә гаилә корган. Икесе дә - күп балалы гаиләләрдән.

Искәртик, «Россия йөрәге» Бөтенроссия гаилә учагы «Россия» Халыкара күргәзмә кысаларында узган Бөтенроссия Гаилә форумында 23 гыйнварда кабызылды. Татарстанга аны Балтач районы гаиләсе Сөмбел һәм Самат Зыятдиновлар гаиләсе алып кайтты.

30 август, Республика һәм Шәһәр көнендә, Спас райнына Гаилә учагын күп балалы Дарья һәм Василий Прытковлар гаиләсе алып кайтты.