ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Аксубайда Шөгер турында картиналар тәкъдим ителде

0

Аксубай Балалар сәнгать мәктәбенең күргәзмәләр залында Россия Рәссамнар берлеге һәм Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, Халыкара сәнгать белгечләре ассоциациясе әгъзасы Вера Филиппованың иҗади эшләре экспозициясен тәкъдим ителде. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Иҗади картиналар темасы Аксубай өчен гадәти түгел. Автор бу юлы үзенең яңа иҗат әсәрләрен Татарстан Республикасы территориясендәге Шөгер бистәсендә урнашкан Россиядә беренче нефть музеена багышлаган. Эшләр сериясе үзләре турында үзләре сөйли – «Ә тәрәзә артында – яз. Шөгер», «Шөгер шайтан таягы».

Күргәзмә белән район башлыгы Камил Гыйльманов һәм «Татнефть» ПАОның Нурлат районы буенча социаль программаларны озата бару үзәге җитәкчесе урынбасары Ришат Сафиуллин кызыксынып танышты.

Вера Ивановна катнашучыларга бу эшләрне булдыру идеясенең ничек барлыкка килүе, Шөгердә Нефть музее турында сөйләде, күргәзмәгә килүчеләрнең сорауларына җавап бирде.