ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Азат Фазлыев: Безнең илдән дә иминрәк ил юк

0

Татар эстрадасы җырчысы Азат Фазлыев безнең илдән дә иминрәк ил юк дип саный. Бу фикерен ул «ТНВ» телеканалында «Гаилә белән сайлыйбыз!» телемарафонында әйтте. Алар тормыш иптәше Алсу һәм 3 балалары белән килгән иделәр.

«Сайлауда катнашып, үз тавышыңны бирү үзебез һәм илебез өчен кирәк. Хәзерге тынгысыз дөньяда дөрес сайлау мөһим. Безгә бик күп чит илләрдә булырга туры килә, әмма безнең илдән дә иминрәк ил юк. Элек илебез артта калган дип сөйли иделәр, әмма чит илгә чыккач, безнең илебезнең алда баруын аңлыйбыз. Бу – дөрес сайлаулар, дөрес хөкүмәт һәм дөрес президент булу белән дә бәйле», – диде артист.

Алар да үзләренең гаиләләрендә булган гореф-гадәтләр турында сөйләде. «Без үзебезнең милли гореф-гадәтләребезне җиткерергә тырышабыз: бергәләшеп Сабан туйларга бару, гаиләләр белән җыелу. Авылга кайту – ул үзе бер матур традиция. Аннан соң бергәләшеп гаилә белән фотосессияләргә йөрибез», – диде Алсу Фазлыева.

Азат Фазлыев исә балаларны ничек тәрбияләве турында сөйләде. «Кызга карата мин бик йомшак, бөтенләй эреп китәм, ә малайларга килгәндә минем әйткән сүзем бар: «Нәрсә генә эшлисез, эшләп карыйсыгыз килсә дә, миннән яшермәгез. Минем белән киңәшләшегез, мин сезгә дөресме-юкмы икәнлеген әйтәм», – диде ул.

«Без университетта бер факультетта укыдык, бер хорга йөрдек. Шулай таныштык та өченче курста өйләнешеп куйдык, ә бишенче курста инде улыбыз туды. Авылдан килгән егет мине эчкерсезлеге белән яулады», – дип, сөйләде гаилә кору тарихын Алсу Фазлыева.

Алар бергәләшеп студиядә гаилә елы уңаеннан Айдар Тимербаев көенә һәм Айдар Минһаҗев сүзләренә язылган «Нинди рәхәт бит ул безнең өебез» җырын да башкардылар.

  • Бүген Татарстанда җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узды. Шул уңайдан «ТНВ» телеканалында «Гаилә белән сайлыйбыз!» дип аталган 13 сәгатьлек марафон булды.