ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

«Гаилә белән сайлыйбыз!» фотобәйгесенең төп призын - машина отучы билгеле

0

«Гаилә белән сайлыйбыз!» телемарафоны эфирында шул ук исемдәге фотобәйгенең төп призын – «Лада Веста» автомобилен отучыны атадылар. Машина иясе – Лилия Зәйнуллина булды. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Супер-приз - Lada Vesta автомобилен безнең районда яшәүче Лилия Зәйнуллина (Ромачкова) отты. Лилия Апас бистәсе башкарма комитетында эшли. Ире Руслан белән өч бала тәрбиялиләр. Оештыручылар мәгълүматы буенча, бәйгедә көн дәвамында 93 119 кеше катнашкан. Ромачковлар гаиләсен котлыйбыз!» – дип язган Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Фото: © «ВКонтакте» челтәрендә Айрат Җиһаншин сәхифәсеннән

Баштарак студиядә 12 яңа iPhone 15 смартфоннары уйнатканнар иде.

Бәйгедә катнашу өчен Татарстан Республикасында тавыш бирүчеләргә тапшырыла торган махсус беләзек белән сайлау участогы (бинаның тышында, ә эчендә түгел) фонында гаилә белән фотога төшәргә, алга таба бу фотоны социаль челтәрдә (мәсәлән, «ВКонтакте»да) аккаунтка урнаштырырга һәм #ТатарстанАлга һәм #ВсейСемьейНаВыборы дигән ике мәҗбүри хештег куярга кирәк иде.

20:00 сәгатьтә Татарстанда VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау төгәлләнде. Иртәнге җидедән республикада 2760 сайлау участогы эшләде. 18:00 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, тавыш бирүдә республикадагы барлык сайлаучыларның 63 проценты катнашкан.

Партия исемлекләре һәм бер мандатлы округлар буенча иллешәр депутат сайлана. Алдарак Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партия исемлеген теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россиянең либераль-демократия партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясенең коммунистлар партиясе».

100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва итә.