Илсур һәм Айдар Метшиннар әти-әниләренә бәрәңге алырга булышкан – фото
Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин әти-әнисенең бакчасында төшкән фото чыгарган. Сурәттә ул энесе – Казан мэры Илсур Метшин белән бергә басып тора.
«Әти-әниләрдә бәрәңге алып бетердек. Уңыш уртача, әмма кышка җитәрлек», – дип язган сәясәтче үзенең Телеграм-каналында.