ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Яшел Үзән районында яшәүче 101 яшьлек әби өйдән тавыш бирде

0

Яшел Үзән районының Күгәй авылында яшәүче 101 яшьлек әби Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда тавыш биргән.

Хәдичә Хәмитова өйдән тавыш бирү мөмкинлегеннән файдаланган. Ул сайлау комиссиясе әгъзаларын елмаеп каршы алган һәм игътибар белән бюллетеньне өйрәнгән.

Олы яшьтә булуына карамастан, ул туган авылы һәм республика тормышында актив катнашырга тырыша.

Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар 8 сентябрьдә иртәнге 7:00 сәгатьтә башланып китте. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.

Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».

100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.