ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Васил Шәйхразыев Казахстандагы татар иҗтимагый берләшмәләре әгъзалары белән очрашты

0

Бүген, 8 сентябрьдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Казахстандагы татар иҗтимагый берләшмәләре әгъзалары белән очрашуы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе урынбасары, «Казахстан татарлары һәм башкортлары конгрессы» республика иҗтимагый берләшмәсе идарәсе рәисе Тәүфыйк Кәримов; Иртыш буендагы татар һәм башкортларның «Хак» берләшмәсе президенты, Семейдагы Татар сәнгать мәктәбенә нигез салучы Габделхак Ахунҗанов; Акмола өлкәсе татарлары һәм башкортлары иҗтимагый берләшмәсе рәисе Рафаил Сөлкәрнәев; Татарстан Республикасының Казакъстан Республикасындагы тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев һәм башкалар катнашты.

Васил Шәйхразыев милләттәшләребезне сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, Казакъстандагы татар иҗтимагый берләшмәләре телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклауда, шулай ук Татарстан белән Казакъстан арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуда зур роль уйный. Шулай ук Милли Шура рәисе активистларны бүләкләде.

«Бөтендөнья татар конгрессы» Халыкара Берлегенең «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале белән Төньяк Казахстан өлкәсе татар этномәдәни үзәге идарәсе рәисе Наил Абраев, Төркестан өлкәсендәге Казахстан татарлары конгрессы филиалы җитәкчесе Фәрит Аюпов, Костанай өлкәсе татар-башкорт этномәдәни үзәге идарәсе рәисе Ринад Бектемиров, Астана шәһәре «Таң» татар-башкорт үзәгенең рәис урынбасары Сергей Садыйков бүләкләнде.

«Бөтендөнья татар конгрессы»ның Рәхмәт хаты белән Астана шәһәренең «Дуслык» мәгариф үзәге идарәсе әгъзасы Нәкыя Абдрахманова, Жамбыл өлкәсендәге Казакъстан татарлары конгрессы филиалы җитәкчесе Фәридә Нәкыш, Астана шәһәренең «Дуслык» мәгариф үзәге идарәсе әгъзасы Рәшидә Хәсәнова бүләкләнде.