ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирде

0

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентына депутатлар сайлауда тавыш бирде. Казанның 116 номерлы лицеенда урнашкан 43-нче сайлау участогына ул тормыш иптәше белән бергә килде.

«Кәеф яхшы. Килүчеләр саны югары булыр, дип уйлыйм. Узган сайлауларның күрсәткечләре артып китүен бик теләр идек. Без көткән нәтиҗә – 75 процент һәм аннан да күбрәк», - диде парламент башлыгы тавыш бирүдән соң журналистларга.

Фото: ©«Татар-информ», Надежда Гордеева

Мөхәммәтшин сүзләренчә, сайлаулар алдыннан республикада зур эш башкарылган.

«Шәһәр һәм районнарда үткән очрашулар кешеләрнең парламентны – хакимиятнең закон чыгаручы һәм вәкиллекле югары органын формалаштыруның мөһимлеген аңлавын күрсәтте. Алар барыннан да бигрәк ышанган кеше, партия өчен тавыш бирү өчен сайлауларга киләчәген белдерде», – дип ассызыклады ул.

Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, аның әти-әнисе сайлауларга һәрвакыт зур бәйрәмгә барган кебек йөргән.

«Әти белән әни гражданлык бурычын һәм шәхси җаваплылыкны аңлый иде. Менә без дә тормыш иптәшем белән бергә сайлау участогына килдек, чөнки депутатлар сайлауның җаваплылык булуын аңлыйбыз», - дип уртаклашты ул.

Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау бүген, 8 сентябрьдә уза. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.

Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».

100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.

Республикада барлык 2760 сайлау участогы иртәнге 7:00 сәгатьтә ачылды, аларның эше 20:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.