Татарстанда алмашынучан болытлы һава һәм +27 градуска кадәр җылы көтелә
Якшәмбе, 8 сентябрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Бу хакта Гидрометеоүзәк хәбәрендә әйтелә.
Көндез термометр баганасы +22дән +27 градуска кадәр күрсәтәчәк. Җил секундына 5-10 метр тизлек белән төньяк-көнбатыштан исәчәк.
Элегрәк ТР Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә сентябрьдә температура режимының климатик нормадан бер градуска югарырак булачагы турында сөйләгән иде. Әмма, аномаль җылылыкка карамастан, төнге сәгатьләрдә шактый салкын булачак, диде.