ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Алабугада Үзәк район хастаханәсенең терапия корпусы ачылды

0

Алабугада Үзәк район хастаханәсенең терапия корпусы ачылды. Терапия корпусын капиталь ремонтлауга җитди сумма тотылган. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев сүзләренчә, биредә бизәү эшләре, яңа җиһазлар һәм мебель урнаштыру дәвам итәчәк. Әлегә төп этапларның берсе төгәлләнгән. Киләсе этап — стационарны төзекләндерү һәм җиһазлар сатып алу, республика бюджеты хисабына территорияне төзекләндерү.

Рөстәм Нуриев республика җитәкчелеге тарафыннан зур ярдәм күрсәтелүен билгеләп үтте, бу Алабуга районына социаль-икътисади үсеш буенча алдынгылыкны алырга мөмкинлек бирә. Район башлыгы Алабуга үзәк район хастаханәсе коллективына катлаулы шартларда эшләп, берничә күченүне аңлап кичергәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Фото: https://alabuganury.ru

Тантана кунакларын район үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Сәфәров, шәһәр Советы депутаты Аделя Абдуллина, ветеран Зөһрә Кәлимуллина сәламләде һәм котлады.

«Бу ремонтны күптән көттек. Алабуга районының сәламәтлек саклау өлкәсе зур үзгәрешләр кичерә. Терапия бүлегендә ремонт тәмамланып килә, стационарны төзекләндерүгә керешәбез. Бик зур сумма бүлеп бирелде. Республика Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка һәм район башлыгы Рөстәм Мидхәт улы Нуриевка зур рәхмәт. Өметләрегезне акларга тырышырбыз. Яңартылган корпусларда эшләү өчен яңа белгечләр җәлеп итәргә уйлыйбыз», — диде Рамил Сәфәров.

Символик кызыл тасманы кискәннән соң терапия бүлегенең беренче өч катын әйләнеп чыктылар. Башлык эшлисе эшләрне билгеләп үтте.

Терапия бүлеге мөдире Ринат Мотыйгуллин әйтүенчә, биредә ел дәвамында 2 меңнән артык алабугалыга медицина ярдәме күрсәтелә.