ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Кайбычта сайлау системасына зур өлеш кертүчеләр бүләкләнде

0

Оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган чираттагы планеркада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сайлау системасына зур өлеш кертүчеләрне бүләкләде. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Луиза Сөнгатуллина хәбәр итә.

«Выборы» дәүләт автоматлаштырылган системасы администраторы Фирәдә Гайнетдинова, Кайбычта территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Ильяс Галиуллин, Борындыктагы сайлау комиссиясе рәисе Рания Хуҗина, Олы Урсактагы сайлау комиссиясе рәисе Зөмәрә Абдуллина ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау кәгазенә лаек булды.

Корноуховадагы сайлау комиссиясе рәисе Ольга Филянина, Иске Тәрбиттәге сайлау комиссиясе секретаре Любовь Русова, Иске Чәкабтагы сайлау комиссиясе рәисе Энҗе Гыйльманова ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.