ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Зәйдән әтиле-уллы махсус хәрби операция зонасында хезмәт итәләр

0

Зәйдән «Моряк» кушаматлы ир-егет мобилизация буенча, ә аның улы «Мажор» Саклану министрлыгы белән контракт төзеп, Җиңү армиясенә кушылган. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

«Энергетик» Мәдәният сараенда махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Зәй егетләре белән очрашу булды. Очрашуга «Моряк» кушаматлы хәрби дә килде.

Махсус хәрби операциягә кадәр ул күп еллар ГРЭСта, ә мобилизация алдыннан Түбән Камада ТЭЦ-1дә эшли. Хәрби тәҗрибәсе булган ир-егет 2022 елның 26 октябрендә өлешчә мобилизация кысаларында Ватан сагына баса. Ул – хәрби диңгез флоты ветераны, махсус хәрби операция зонасында рота командиры булып хезмәт итә. Аның карамагында 125 хәрби, алар арасында зәйлеләр дә бар.

«Моряк» - махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм китерү буенча элемтәләрне җайга салырга ярдәм иткән кеше, шуның нәтиҗәсендә Зәй хәрбиләре кече Ватаннарыннан посылкалар ала. Аның соравы буенча зәйлеләр махсус хәрби операция зонасына автомобильләр дә җибәрде.

- Кече Ватаннан посылкалар алганда, өй ризыкларыннан авыз иткәндә, үзеңне туган якларда кебек хис итәсең. Мактанасым килми, безнең белән Чаллы егетләре дә хезмәт итә һәм алар зәйлеләргә район-шәһәрдән килгән гуманитар ярдәмнән көнләшә. Бүген очрашуга без - хәрбиләргә кирәкле әйберләр исемлеген алып килдем һәм якташларыбызның ярдәменә бик өметләнәм. Салкыннар якынлаша, кыш - хәрбиләр өчен кырыс вакыт. Яңадан мич-буржуйкалар, окоп шәмнәренә ихтыяҗ зур булачак. Фронт бит бер урында тормый, шунлыктан яңа урыннарда позицияләрне җиһазлау-җылыту өчен төзелеш материаллары, инструментлар, изолон пленка, газ горелкалары, җылы әйберләр һәм башкалар кирәк. Без - хәрбиләр якташларыбызга зур ярдәмнәре өчен бик рәхмәтле, - ди «Моряк».

Махсус хәрби операциядә аның «Мажор» кушаматын йөртүче 23 яшьлек улы да катнаша. «Мажор» 2024 елның мартында контракт төзеп, хәрби зонага киткән.

«Ул үзе шундый карар кабул итте. Мине факт алдына гына куйды. Мин аны үзем яныма алдым. Бүгенге көндә ул хәрби госпитальдә дәвалана», - ди «Моряк».